Бүген Фәрит Габделганиев коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында сөйләде

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Татар-информ" МАда Татарстан дәүләт хакимияте органнары тарафыннан коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев ассызыклаганча, коррупция көндәшлеккә сәләтле икътисадны формалаштыруга, хәерчелекне киметүгә, гражданнарның муллыгы үсешенә, тотрыклы гражданнар җәмгыяте формалашуга киртә булып тора. Әлеге күренешкә каршы көрәш системалы чаралар таләп итә һәм аеруча актуаль бурыч булып тора, аны хәл итмичә торып, икътисад үсеше өчен уңай шартлар булдыру, сәламәт көндәшлекне тәэмин итү һәм эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Аның сүзләренчә, коррупция рисклары икътисадый һәм идарә эшчәнлегенең барлык өлкәләренә диярлек хас, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм буенча программаларны гамәлгә ашырганда, шулай ук бюджет акчаларын кулланып башкарыла торган сатып алуларны тормышка ашырганда.

Татарстан Республикасында аларны булдырмау өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелә. Әйтик, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршында "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге" төзелде, ул Татарстан Республикасы территориясендә граждани-хокукый аңын формалаштыру һәм үстерү, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын тәэмин итү, җәмгыятьтә барлык чагылышларында коррупциягә каршы түзмәүчелек формалаштыру юнәлешендә иҗтимагый контроль субъектлары эшчәнлеге координаторы ролен үти. 2018 елда Татарстан Республикасында бизнеска коррупцион басым һәм рейдерлыкка каршы көрәш өчен, "Бизнес коррупциягә каршы" иҗтимагый процедуралар үзәге төзелде, аның төп бурычы эшкуарларны хакимият органнары ягыннан коррупцион гамәлләрдән, шулай ук законсыз җинаять эзәрлекләвеннән яклау.

Коррупцион рисклар барлыкка килүне кисәтү, ачыклау, шулай ук юк итү максатларында, Министрлык боерыгы белән "2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" ведомство программасы расланды. Хакимият органнары эшендә коррупцион өлешне киметү һәм "ЛИЗИНГ-ГРАНТ", "Микрозаймнар бирү механизмнарын үстерү" чаралары буенча гаризалар бирү процедурасын гадиләштерү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында документларны электрон рәвештә, шул исәптән беренчел тикшерү өчен биреп була торган сервислар эшли. Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының заявкаларын тикшерү тәртибе тәгаенләштерелде, шул исәптән "Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ДКУ структур бүлекчәләре арасында эчке килештерү процедурасын да кертеп, административ регламентлар расланды.

Ведомствоара хезмәттәшлек системасы эшләнде, аның ярдәмендә эшкуарлар документларның бер өлешен бирмәскә дә хокуклы  (салым түләүченең салымнарны түләү буенча бурычын үтәү турында салым органы белешмәсе; ЕГРЮЛдан өземтә; СМСП бердәм реестрыннан өземтә; хезмәткәрләрнең уртача саны турында мәгълүматлар; ЕГРНнан өземтә).

Сатып алу процедураларының ачыклыгы максатыннан, Министрлык Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә үзенең рәсми сайтында заказлар урнаштыруның план-графигын үз вакытында бастыра.

Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә үткәрелә торган сәясәтнең ачыклыгын тәэмин итү өчен, дәүләттән ярдәм чараларын гамәлгә ашыру кысаларында комиссияләр утырышлары "Интернет"  мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә видеотрансляция режимында үткәрелә.

Министр Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, эшлекле активлыкны күтәрү һәм бизнеска административ басымны киметү өлешендә, Икътисад министрлыгы республиканың муниципаль берәмлекләрендә "Бизнес-десант" дигән укыту һәм эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыручы семинарлар сериясен үткәрә. Министрлык шулай ук Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында "эшкуарлык өлкәсендә коррупция" категориясе буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итә.

Министрлыкта Ышаныч телефоны ((843) 524-91-91, 524-19-19) һәм тартмасы эшли, алар гражданнар һәм оешмалар белән элемтәнең өстәмә каналы булып хезмәт итә һәм Министрлык эшчәнлегендә ихтимал булган коррупцион күренешләргә оператив реакция ясау максатларында, шулай ук гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү өчен булдырылган.

Министрлык җаваплылыгындагы тагын бер юнәлеш – дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эше (КФҮ, "Минем документлар" офислары). КФҮ гражданнарга һәм юридик затларга "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеген бирү өчен төзелгән, ул мөрәҗәгать итүчеләргә консультацияләр бирә, хезмәтләр буенча документларны кабул итә һәм бирә, шулай ук хакимият органнарында гражданнарның мәнфәгатьләрен яклый.

Шул рәвешле, мөрәҗәгать итүче белән хакимият органы арасында квалификацияле арадашчы булып тора, димәк, түрәләр белән хезмәттәшлек итүне булдырмый, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү барышында коррупция куркынычын киметә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында КФҮ офисларының киң челтәре төзелгән, алар Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында эшли. Шулай ук эшкуарлардан кайтма элемтә алу өчен барлык КФҮ офисларында һәм бизнес өчен КФҮдә "Министрга яз" сервисы эшли. Министр шулай ук "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы эшен билгеләп үтте, ул эшкуарлар өчен төзелгән, беренче чиратта, тикшерүләр үтү өчен гамәли рекомендацияләрдән гыйбарәт белемнәр базасы буларак.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International