"Җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыруның яңа инструментлары хисабына яңа производстволар һәм гомумән җәлеп итү нокталарын булдыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк, бу авылларда һәм кече шәһәрләрдә демографик күрсәткечләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
2017 ел нәтиҗәләре буенча 63 сәнәгать мәйданчыгы эшләгән, хәзер алар 70, "безнең бурыч - динамиканы саклап калу һәм аларны 100гә җиткерү", дип искәртте ул.
Cтратегия-2030да муниципалитетара хезмәттәшлек системасын җайга салу күздә тотыла, аның кысаларында барлык районнарда һәм шәһәр округларында муниципаль стратегияләрне эшкәртү һәм раслау буенча үзәкләштерелгән эш уздырылган. Октябрьдә Казан агломерациясе һәм агымдагы атнада Әлмәт зонасы агломерациясе башлыклары тарафыннан муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Килешүләр Стратегия-2030ның мөһим этабы, муниципалитетлар тарафыннан уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен норматив нигез булып тора.
Шул ук вакытта өстенлекле үсеш территорияләре (Чаллыда, Түбән Камада,Чистайда һәм Яшел Үзәндә) яңа үсеш ноктасы булды. "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясенә 27 резидент җәлеп ителгән. Алар резидент статусын алган мизгелдән 4,5 млрд сум капитал салган һәм 2 меңнән артык яңа эш урыны булдырган. "Түбән Кама " өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясендә - 3 резидент, "Чистай" өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясендә 2 резидент теркәлгән. Өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясенең 10 ел эшләве 17 мең яңа эш урыны булдырырга һәм республика икътисадына 62 млрд сум инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте