Стратегияне эшләгәндә һәм үзгәрткәндә стейкхолдерлар - хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф һәм фән учреждениеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның максималь киң даирәсе фикере исәпкә алынды, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Махсус i.tatarstan2030.ru сайты һәм аңа мобиль кушымта төзелде, анда республиканың һәр кешесе үз стратегик инициативасын калдыра алды. Президент Рөстәм Миңнеханов белән Старегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева аларны эшләтеп җибәргәннән соң, халыктан 3,5 меңнән артык инициатив тәкьдим алынган.
Апас, Чүпрәле, Питрәч, Әлки һәм Кама-Тамагы районнары кешеләре аеруча актив катнашкан.
Моннан тыш, халыктан макималь теләктәшлек алган Буа, Зәй, Чирмешән районнары инициативаларын билгеләп үтәргә кирәк.
Халык тәкъдим иткән күпчелек мәсьәләләр Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проектына кертелгән.
Закон проекты буенча Иҗтимагый палатада, республика профсоюзлары, хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф оешмалары һәм фәнни учреждениеләр белән үткәрелә торган чараларда фикер алыштылар. Бу - хакимият органнарының барлык иҗтимагый советларында каралган беренче документ. Ул шулай ук гражданлык җәмгыятен дәүләт идарәсе процессларына җәлеп итү буенча Стратегия бурычларын гамәлгә ашыруның бер нәтиҗәсе.
Закон проекты техник-юридик төзәтмәләр өлешендә килештерү процедураларын төгәлли һәм якын арада Министрлар Кабинетына кертеләчәк.
Стратегиянең төп максаты һәм төп өч өстенлеге үзгәрешсез кала:
- кеше капиталын формалаштыру һәм туплау;
- аның үсеше өчен уңайлы киңлек булдыру;
- кеше капиталына икътисад тарафыннан ихтыяҗ булган һәм ул уңышлы эшли алган иҗтимагый институтлар төзү;
Шуңа бәйле рәвештә фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре нигезендә Стратегиягә түбәндәге юнәлешләр кертелә:
- керемнәр дәрәҗәсен синхронлаштыру һәм социаль өлкә оешмалары хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген булдыру нигезендә, шәһәр һәм авыл җирлегендә тормыш сыйфатында аермалыкларны киметү;
- социаль, транспорт, икътисадый инфраструктура белән тәэмин ителешнең рациональ стандартын формалаштыру.
Күп кенә иҗтимагый инициативаларны исәпкә алып, Стратегиягә экология үсешенең барлык өлкәләре буенча яңа бурычлар өстәлгән (атмосфера һавасын пычрату дәрәҗәсен киметү, эчәргә яраклы су сыйфатын күтәрү, Идел елгасын пычратуга юл куймау, биологик төрлелекне торгызу һәм саклау, калдыклар белән эш итү системасын камилләштерү, сәнәгать предприятиеләрен модернизацияләү өчен шартлар тудыру).
Шулай ук, Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, Стратегиягә республикада галим һәм яшь перспективалы тикшеренүчеләр өчен эшнең җәлеп итүчәнлеген тәэмин итү, шул исәптән фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрнең алдынгы инфраструктурасын булдыру өлешендә, яңа бурыч кертелә. Стратегиягә яшьләрнең мөстәкыйль белем алуга мотивацияләрен күтәрү һәм мәгариф оешмаларында яшьләр үзидарәсен үстерү кебек юнәлешләр өстәлә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте