Татарстанның инновацион проектларына ярдәмгә - 360 миллион

2019 елның 1 феврале, җомга

2018 елда Инновацияләргә ярдәм итү фондының ярдәм программалары буенча конкурсларда Татарстан 500дән артык проект тәкъдим итте. Шулар арасыннан 104 катнашучы җиңүче булды, бу 2017 ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Алга таба үсеш өчен алар 360 миллион сумнан артык акча алды.

Инновацион идеяләр түбәндәге программалар буенча конкурсларда тәкъдим ителде:

- "Акыл иясе" ("Умник") - яшь галимнәргә ярдәм,

- "Старт" - яңа тауар, технология яки хезмәт төрен уйлап чыгарып, үзләштерергә омтылучы яңа кече инновацион предприятиеләр төзү һәм гамәлдәгеләренә ярдәм,

- "Үсеш" - инновацион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында НИОКР үтәүне финанс тәэмин итү,

- "Интернациональләштерү" - ике яклы һәм күпьяклы халыкара хезмәттәшлек программалары кысаларында инновацион проектларны башкаруда катнашучы оешмаларга ярдәм,

- "Коммерцияләштерү" - НИОКРны тәмамлап, инновацион продукция булдырырга яки аны җитештерүне киңәйтергә ниятләүче кече инновацион предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтү.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инновацион компанияләргә ярдәм күрсәтә. Конкурста ктанашучылар өчен укыту семинарлары серияләре уздырыла. Консультацияләр алу өчен түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: (843) 524-91-39 – Министрлыкның инновацион эшчәнлек бүлеге.

Фонд программаларында катнашу Татарстан Республикасының технологик компанияләрен үстерүгә, инновацияләрне коммерцияләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә, шулай ук ватан һәм чит ил базарларында республика тауар җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга булышлык итә.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International