Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-декабре өчен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының айлык социаль-икътисадый үсеш рейтингын әзерләде. Казан, Әлмәт һәм Лаеш элеккечә югары позицияләрен саклый һәм лидерлар булып кала.
Рейтингта Мөслим районы - 8 баскычка, Теләче, Аксубай һәм Тәтеш 6 баскычка күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләргә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимү, төп капиталга инвестицияләр күләме арту (бюджет акчаларын исәпләмичә) һәм авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе нигез булып тора.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча җибәрелгән уртача продукция күләме 723,62 мең сум тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләр арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (4 475,35 мең сум), Түбән Кама (2102,2 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1625,27 мең сум) районнарында.
2018 елның 1 гыйнвары торышына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,5% тәшкил итте. 30 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Аксубай (0,12%), Лаеш (0,14%) һәм Актаныш (0,24%) муниципаль районнарында теркәлгән.
2018 елның гыйнвар-декабрендә Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,62 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Иң зур мәйдан Питрәч (3,816 кв.метр), Югары Ослан (3,003 кв.метр) һәм Лаеш (2,247 кв.метр) районнарында кертелгән.
Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте