2018 елда Татарстан тулай төбәк продукты 2,44 трлн сум тәшкил итте

2019 елның 1 феврале, җомга

Татарстанстат бәяләгәнчә, 2018 елда республиканың тулаем төбәк продукты 2,44 трлн сум тәшкил иткән. 2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә үсеш темпы 101,5% булган.

Икътисадый динамикага төп уңай өлешне сәнәгать керткән. Сәнәгый җитештерү индексы 2017 ел дәрәҗәсенә карата 102,0% тәшкил иткән.

Файдалы казылмалар табуда җитештерү индексы 2017 ел дәрәҗәсенә карата - 102,1%, эшкәртү сәнәгатендә - 100,3%, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итүдә; һаваны кондицияләүдә - 120,8%, су белән тәэмин итүдә; су бүлүдә, калдыкларны җыю һәм утильләштерүдә, пычратуларны бетерү буенча эшчәнлектә 107,6% булган.

Икътисадый үсешнең тагын бер факторы - сәүдә секторы. Ваклап сату әйләнеше темпы үсеше узган елга карата чагыштырма бәяләрдә - 106,1%, күпләп сатуда 103,2% тәшкил иткән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International