2019 елда гражданнар җәмгыятен үстерү буенча беренче президент грантлары конкурсы старт алды

2019 елның 1 феврале, җомга

Татарстанның коммерциясез оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва итәргә мөмкин. Бүген 2019 елдагы беренче конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Проектлар түбәндәге юнәлешләрдә финанс ярдәмен алырга мөмкин:

- Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль  ярдәм һәм яклау;

- Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- Гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм;

- Яшьләр проектларына ярдәм;

- Фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм;

- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм;

- Тарихи хәтерне саклау;

- Кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;

- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;

- Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;

- Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм;

- Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү;

- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм.

Катнашу өчен 15 мартка кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: https://президентскиегранты.рф/identity/account/registration.

Кирәк очракта конкурсантлар түбәндәге адрес һәм телефон буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондының Cоциаль өлкә инновацияләре үзәге белгечләреннән заявка тутыру буенча консультация алырга мөмкин: Казан, Петербург ур., 28 йорт (Эшкуар йорты) (843) 222-90-60 (доб.211, 212) яки электрон почта аша: ciss.rt@mail.ru

Әлеге конкурсны Президент грантлары фонды үткәрә. 2018 елда ике конкурс нәтиҗәләре буенча 3500дән артык проект гомуми 7,8 млрд сумлык финанс ярдәме алды.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International