Казанда 2018 елда кулланучылар ихтыяҗы динамикасы үзгәреше турында фикер алыштылар

2019 елның 1 феврале, җомга

Казанда кулланучылар бәяләре динамикасына анализ үткәрү, Татарстан Республикасы тауар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Катнашучылар кулланучылар базарында бәя куюга йогынты ясаучы факторлар, нинди инфляция көтелүе, эре сәүдә челтәрләре киштәләрендә җирле тауар җитештерүчеләрнең продукцияләрен тәкъдим итү мәсьәләләрен карады.

Кулланучылар бәяләре динамикасына анализ үткәрү, Татарстан Республикасы тауар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме - коллегиаль киңәшмә органы. Ул ТР башкарма хакимият органнары, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, "ТР Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге" ДБУ, Россия Үзәк банкының Идел-Вятка баш идарәсе - ТР буенча Милли банк вәкилләренең уртак эшчәнлеген оештыру һәм яраклаштыру өчен төзелгән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International