Аккредитация алу өчен заявкалар кабул ителә башлады

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре тарафыннан аккредитация алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 йорт, 125 каб., эш көннәрендә 9:00-18:00 (җомгадан тыш -  9:00-17:00).

Татарстан эшкуарлары сәнәгать парклары яки мәйданчыклары резидентлары була ала. Аккредитацияләнгән сәнәгать мәйданчыклары резидентларының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ярдәм программаларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Аерым алганда, алар инженерлык инфраструктурасы, җитештерү биналары, каралтылар, корылмалар төзүгә (төзекләндерүгә), шулай ук яңа җиһаз сатып алуга алынган кредитлар буенча процентларны түләү белән бәйле чыгымнарны каплауга процент ставкасын субсидияләргә мөмкин. 

Шулай ук кайбер районнарда башкарма комитетлар карары буенча резидентлар өчен җиргә салым киметелергә яки бетерелергә мөмкин. Әгәр сәнәгать паркы яки мәйданчыгы торган җир муниципаль милектә икән, башкарма комитет карары буенча аренда түләве киметелергә яки бетерелергә мөмкин.

Сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын аккредитацияләүгә гаризалар кабул итү "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындгы 616 санлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла. Ул кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектының законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен ачыклауга юнәлтелгән.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International