Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ачык консультацияләр үткәрү кысаларында "Буа аквакультурасын гамәлгә ашыру өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектына теләктәшлек күрсәтте.
Эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына потенциаль йогынтысын бәяләү максатларында проект республиканың тармак органнарына (Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы,Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы), эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләренә һәм Татарстан Җайга салу йогынтысын бәяләү буенча эксперт советының табигатьтән файдалану мәсьәләләре өчен җаваплы әгъзасына каралуга җибәрелде.
Каралу нәтиҗәләре буенча, проектның раслауга тәкъдим ителгән нигезләмәләре нигезле һәм максатчан, дип танылды, эшкуарлык яисә башка эшчәнлек субъектлары өчен кирәгеннән артык чикләүләр һәм бурычлар ачыкланмады.
Позиция Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына юлланды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте