Сәүдә-сәнәгать палатасында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту һәм "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының төбәк өлешләре хакында сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. "Хакимият органнары белән бизнес-ширкәтләр арасында нәтиҗәле диалог булсын өчен ике якның да кызыксынуы һәм бизнес-климатны яхшырту буенча эштә актив катнашуы кирәк. Бу законнарны яхшы якка үзгәртергә, төбәктәге ярдәм чараларына төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, республикада нәкъ менә бизнес тәкъдимнәрен исәпкә алып салым салуның патент системасына үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы законы эшләнде.
Әлеге чара кысаларында министрның беренче урынбасары, Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында ТРның төбәк өлешләре турында" программа документын тәкъдим итте. Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева 2018 елда республикада инвестицион климатны яхшырту буенча чараларның нәтиҗәләре турында сөйләде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте