Татарстанның 5тән 24 яшькәчә балалары һәм яшьләре "МИН, ФИНАНСЛАР, ДӨНЬЯ" II Төбәкара тикшеренү, әдәби, журналистлык һәм гаилә эшләре бәйгесендә катнаша ала. Ул 4 номинация буенча уза:
1. "Проза" (гаилә һәм шәхсән катнашу өчен эссе, хикәяләр, инша-миниатюралар һ.б.лар);
2. "Шигърият" (гаилә һәм шәхсән катнашу өчен шигырьләр, поэмалар, мәсәлләр һ.б.лар);
3. "Журналистлык һәм тикшеренү эшләре" (ММЧның төрле жанрларында тикшеренүләр һәм эшләр: шәхсән катнашу өчен рецензия, интервью, мәкалә, корреспонденция, репортаж һ.б.лар);
4. "Мин - нәшир" (үзлегеңнән ясалган китаплар - текст һәм иллюстрацияләр катнашучының үзе тарафыннан язылган һәм ясалган, гаилә һәм шәхсән катнашу өчен).
Конкурс эше темасын катнашучы сайланган юнәлеш кысаларында үзе формалаштыра. Конкурсның гомуми тематикасы:
- "Финанс грамоталыгы турында креатив бәян итегез: өлкәннәргә һәм балаларга";
- "Кесә акчалары, үз акча янчыгың белән ничек дөрес идарә итәргә?";
- "Әгәр дә син бөтен акчаларыңны сарыф итсәң...";
- "Шәхсән финанс планлаштыруы өчен технологияләр";
- "Минем игътибар күпме тора?";
- "Акчаларны ничек тыңлатырга яки гаилә бюджеты нәрсә ул?";
- "Гаилә бизнес планы - максатларга ирешү ысулы";
- "Дәүләт, салымнар һәм гаилә";
- "Кеше өчен ипотека";
- "Хыялга ничек акча тупларга?";
- "Яшүсмер кайда акча эшли ала?";
- "Әдәби әсәрләрдә финанс грамоталыгы темасы";
- "Электрон акчалар - финанслар дөньясында яңа нәрсә";
- "Акчалар - тарих аша";
- "Финанс мошенниклыгы, ничек тозакка эләкмәскә?";
- "Үз мөмкинлекләреңне арттыр. Минем беренче инвестицияләр";
- "Финанслар ягыннан грамоталы булу модада!";
- "Минем финанс киләчәгем".
Эшне 11 мартка кадәр почтага юлларга кирәк: mass@odub.tomsk.ru. Йомгак апрельдә ясала.
Конкурс нигезләмәсе белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://odub.tomsk.ru/AboutLibrary/Projects/IFinanceWorld.aspx
Оештыручы: "Томск өлкә балалар-үсмерләр китапханәсе" ОТАУК (ОГАУК “ТОДЮБ”).
Белешмәләр өчен телефон (Томскида): 8 (3822) 26-56-74.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте