Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм башка хезмәткәрләр коронавирустан «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатты. Икенче прививка 8 июньгә билгеләнгән.
13 майдан 2 июньгә кадәр Казанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» төбәк проекты ярдәмендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Халыкара классик балет фестивале уза, аның кысаларында 8 спектакль күрсәтеләчәк, Россия балет сәхнәсе йолдызлары, шул исәптән Санкт-Петербургның Мариин театры катнашында да, 2 гала-концерт узачак.
2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд. сумга 57 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндереләчәк.
11-12 май көннәрендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» дип аталган квалификация күтәрү программасы үткәрелде.
14 майда Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Удмурт Республикасы башлыгының даими вәкиле – Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.В. Хомич һәм Удмуртия Республикасы Экспортка ярдәм үзәге директоры урынбасары В.М. Антоненко җитәкчелегендәге Удмуртия Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Татарстанда яшәүче 120 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшли. Эшкуарларның әлеге категориясенә булышлык күрсәтү өчен, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд), ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә кадәр дифференциацияләнгән 6%лы ставка буенча махсус ташламалы микрозайм эшләтеп җибәрелде. 1 нче июньнән әлеге продукт буенча максималь ставканы Россия Банкының төп ставкасына кадәр киметү планлаштырыла (бүген – 5%).
2021 елның 12 маенда ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар.
Казандагы яшь галим Алисә Шакированың «Тормыш сыйфатын арттыру факторларының берсе буларак халыкны социаль яклауның нәтиҗәлелеге» дигән гамәли эше Н.И.Кареев исемендәге Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына эләккән. Конкурс М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының социология факультеты һәм заманча социаль фәннәр югары мәктәбе тарафыннан үткәрелә.
Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең традицион рейтингы формалаштырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы Казандагы фаҗига вакытында һәлак булганнарның ата-аналарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Югалту ачысын ихлас уртаклашабыз. Һәлак булганнар өчен кайгы кичерәбез.