Әлмәт районы ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингын җитәкли

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең традицион рейтингы формалаштырылды. 

Агымдагы елның гыйнвар-март айлары өчен гомуми рейтингта Әлмәт муниципаль районы алдынгы позициядә тора (1 урын), Казан шәһәре – икенче урында, Түбән Кама муниципаль районы (3 урын) лидерлар өчлеген йомгаклый. 

Рейтингта Аксубай һәм Буа муниципаль районнары шактый югары – 7 һәм 6 позициягә күтәрелгән. Уңай динамика эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә һәм төп капиталга инвестицияләр һәм өстәлгән кыйммәт күләменең артуына бәйле.

Тулаем алганда, 2021 елның 1 апреленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,29% тәшкил иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткеч кими бара, агымдагы елның 1 мартына ул 1,5% дәрәҗәсендә булган. 37 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән дәрәҗәдә саклана. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актанышта (0,23%), Буа (0,39%) һәм Лаеш (0,41%) муниципаль районнарында, иң зур күрсәткеч – Нурлат (2,24%), Питрәч (2,06%) муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә (1,88%) теркәлгән.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп җибәрелгән продукциянең уртача күләме 210,85 мең сум тәшкил иткән, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (1347,7 мең сум), Түбән Кама (566,4 мең сум) һәм Яңа Чишмә (498,1 мең сум) муниципаль районнарында күзәтелә.

I квартал нәтиҗәләре буенча файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Питрәч (2,177 кв. метр), Лаеш (1,271 кв. метр) һәм Биектау (0,883 кв. метр) районнары алда бара. Агымдагы елның гыйнвар-март айларында Татарстанда файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,229 кв. метр тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International