Казандагы яшь галим монографиясе Бөтенроссия конкурсында иң яхшысы дип табылган

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Казандагы яшь галим Алисә Шакированың «Тормыш сыйфатын арттыру факторларының берсе буларак халыкны социаль яклауның нәтиҗәлелеге» дигән гамәли эше Н.И.Кареев исемендәге Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына эләккән. Конкурс М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының социология факультеты һәм заманча социаль фәннәр югары мәктәбе тарафыннан үткәрелә. Максаты – яшь галимнәрнең иҗади активлыгын үстерү, аларны заманча социологиянең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү, Россиянең бердәм фәнни-мәгариф киңлеген саклау һәм үстерү.

Монографиядә автор тарафыннан халыкны социаль яклау институты эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең эмпирик тикшеренүләр сериясе барышында апробацияләнгән интеграль моделе тәкъдим ителгән. Модельнең комплексы карала торган институт эшчәнлеген бәяләүнең вакытлы-пространство аспектларын анализлау хисабына ирешелә.

Алисә Шакирова «ТР Фәннәр академиясенең перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУның фәнни хезмәткәре булып тора, ул – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы учреждениесе, оешма фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Аның монографиясе «Яшь галимнәр арасында иң яхшы фәнни-гамәли эш» номинациясендә иң яхшысы дип табылган. Монографиядә тәкъдим ителгән мәгълүматлар халыкны социаль яклау эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген өйрәнгәндә икенчел анализ өчен кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International