ТР Икътисад министрлыгында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

2021 елның 12 маенда ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференцэлемтә режимында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2021 елга «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы Федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары чараларының план-графигын үтәү мәсьәләсе буенча узды.

Киңәшмә статс-секретарь – Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев рәислегендә узды. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – төбәк эшче төркеменең җаваплы секретаре Наталья Кондратова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары – Марсель Вәлиуллин катнашты.

Россия Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы департаменты директоры урынбасары Георгий Сытенко үз чыгышында мәдәният өлкәсе законнарындагы төп үзгәрешләрне аңлатты, шулай ук мәдәни мирас объектларының торышы, аларны карап тоту, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау буенча әлеге вәкаләтләр төбәк хакимият органнарына тапшырылган федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм Россия Федерациясе Музей фонды торышына  төбәк дәүләт контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Федераль хакимият органнары вәкилләре чаралар план-графигын гамәлгә ашырганда, шул исәптән monitoring.ar.gov.ru мәгълүмат системасында мәгълүмат тапшырганда да, региональ эш төркемнәренең җаваплы секретарьларында барлыкка килгән проблемалы сорауларга җавап бирде.

Киңәшмәдә 2021 елның 19 маенда Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 2 укылышта «спутник-закон проектын» карау планлаштырыла, дип хәбәр ителде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта 108 тармак законына, аның һәр дәрәҗәсендә (федераль, төбәк һәм муниципаль) контроль һәм күзәтчелек предметын бәян итү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан «спутник – закон проекты»н кабул итте. Кайбер контроль һәм күзәтчелек төрләре өчен, мәсәлән, профилактик һәм контроль (күзәтчелек) чараларының үзенчәлекләре билгеләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International