Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, пилот кысаларында, бизнесны дистанцион тикшерү өчен яңа технология башлап җибәрә. Карарны тәкъдир итү Калугада узган «Цифрлы эволюция» Бөтенроссия форумында узды. Пилот проектында катнашучы беренче төбәкләрнең берсе Татарстан булды.
Кече һәм урта бизнеска инвестиция максатларына 3-4,5 % белән акча алырга мөмкинлек бирә торган яңа ташламалы кредит продукты бирелә башлады. Тиешле карарны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә куела торган мәҗбүри таләпләрнең актуальләштерелгән җыелма исемлеге урнаштырылды
ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 августындагы 1712-р номерлы боерыгы нигезендә Айрат Дөлфәт улы Шәмсиев Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры итеп билгеләнде. Элегрәк ул ТР икътисад министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.
Казанда күптән түгел «Чүп-чарсыз Россия» эко-кушымтасы эшли башлады: проект, икенчел тормыш бирү өчен, чүп-чарны җыю һәм сортларга аеру максатларында булдырылды. Проектның максаты: Казанда һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында экологик аң формалаштырырга мөмкинлек бирә торган уңайлы кросс-платформа сервисын булдыру һәм халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыю процессына җәлеп итү.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 6,5 млрд сум каралган.
2022 елның беренче 7 аенда ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм республиканың эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән гражданнарына 11 меңнән артык хезмәт күрсәтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге ВКонтакте социаль челтәрендә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне таныту өчен реклама бюджетын 2 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк хезмәт күрсәтә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, җитештерүчеләр реестрын формалаштыру өчен, Россия оешмаларыннан гаризалар кабул итә башлады. Сайлап алуны узган һәм реестрга кертелгән җитештерүчеләр телевидениедә реклама урнаштыруга киткән чыгымнарны финанслашу мөмкинлегенә ия булачак, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында.