Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция элемтәсе режимында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышның көн тәртибе кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча федераль һәм республика кризиска каршы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе, шулай ук РФ КУЭның Цифрлы платформасын тутыру эше турында муниципаль берәмлекләр вәкилләре чыгышын тыңладылар.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә –Татарстан Республикасы муниципаль районнары предприятиеләре тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына дәүләт ярдәме чараларын куллану.

Утырышта Республика маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогындагы эш темасына, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында чыгышлар тыңланды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар турындагы доклады тыңланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International