РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, җитештерүчеләр реестрын формалаштыру өчен, Россия оешмаларыннан гаризалар кабул итә башлады. Сайлап алуны узган һәм реестрга кертелгән җитештерүчеләр телевидениедә реклама урнаштыруга киткән чыгымнарны финанслашу мөмкинлегенә ия булачак, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында.
Механизмны эшләтеп җибәрү өчен, башлангыч этапта федераль бюджеттан 500 млн сум бүлеп бирү каралган, дип билгеләнә хәбәрдә.
«Җитештерүчеләргә ярдәм «Илкүләм приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан телевидениедә реклама урнаштыру өчен җитештерүчеләр чыгымнарының 50 % ын финанслашу аша гамәлгә ашырылачак. Илебез компанияләре Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәргән сайлап алу нәтиҗәләре буенча тиешле реестрга кертелергә тиеш. КУЭ компанияләре реклама урнаштыруга тотылган чыгымнарның 70 % ына кадәр финанслашуга исәп тота ала», – диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта компанияләр ведомствога өч ел дәвамында, 2023 елдан башлап, 30 марттан да соңга калмыйча, алынган табышны күрсәтеп, ирекле рәвештә хисап бирергә тиеш. Товарны сатудан алынган табыш күләме, рекламага чыгымнарны финанслашуга киткән чыгымнардан кимендә биш тапкыр артык булырга тиеш, дип аңлаттылар министрлыкта.