Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары –Эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры итеп Айрат Шәмсиев билгеләнде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 августындагы 1712-р номерлы боерыгы нигезендә Айрат Дөлфәт улы Шәмсиев Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры итеп билгеләнде. Элегрәк ул ТР икътисад министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев булды. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2022 елның 18 августыннан Айрат Дөлфәт улы Шәмсиевне, элек биләгән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазыйфасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры вазыйфасына билгеләп куярга», – диелә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгында.

Айрат Шәмсиев яңа вазыйфада эшкуарларга финанс һәм мәгълүмати-консультацион ярдәм чараларын гамәлгә ашыру, сәнәгать паркларын үстерү, эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. 

ТР Икътисад министрлыгында Айрат Дөлфәт улы 2007 елдан бирле, икътисад министры урынбасары вазыйфасында 2010 елдан бирле эшли. Элегрәк ул республикада проект эшчәнлеге һәм милли проектларны гамәлгә ашыруны координацияләү, дәүләт программаларын һәм дәүләт мәгълүмат системаларын гамәлгә ашыру буенча эшне җитәкли иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International