Татарстанның «Минем бизнес» үзәге агымдагы елда КУЭ илкүләм проекты буенча 11 меңнән артык хезмәт күрсәтте

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

2022 елның беренче 7 аенда ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм республиканың эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән гражданнарына 11 меңнән артык хезмәт күрсәтте.

Үз бизнесын хәзер генә ачарга теләгән кешеләргә һәм үз проектларын гамәлгә ашыручыларга 84 төбәк һәм 300 дән артык муниципаль «Минем бизнес» үзәкләре ярдәм итә. Август аенда Тулада дәүләт ярдәме сорап үзәккә өч миллионынчы визит теркәлгән.

«Минем бизнес» үзәге эше нәтиҗәсендә Татарстан эшкуарлары финанс һәм финанс булмаган ярдәм ала, бизнесны алга этәрүгә һәм үстерүгә ярдәм итә торган бушлай хезмәтләрдән файдалана, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасында эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә эре маркетплейсларга чыгу буенча махсус программалар, электрон мәйданчыкларда үз эшеңне үстерү һәм Россия социаль челтәрләрендәге реклама кабинетларында эшләү буенча укулар, күргәзмәләрдә катнашу, предприятиеләренең бизнес-планын эшләүне, бизнес-аудитын финанслау, Россия социаль челтәрендәге реклама бюджетын икеләтә арттыру һәм башка ярдәм күрсәтүләр ачык. 

Эшкуарларга уңайлы булсын өчен, респуҗлика районнарында Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының урыннарда Үзәк хезмәтләрен күрсәтә торган төбәк вәкилләре эшли. Элемтә өчен мәгълүмат сайтта «Минем бизнес» үзәге бүлегендә урнаштырылган.

Ярдәм күрсәтүнең уңайлы чаралары турында актуаль мәгълүмат Россия Федерациясе бизнес-порталында һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында https://fpprt.ru/ урнаштырылган.

«Минем бизнес» үзәге Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлек алып бара.

«Минем бизнес» үзәгенең барлык хезмәтләре турында кайнар линия телефоны +7 (843) 524-90-90 аша белергә, шулай ук шәхсән бизнес өчен КФҮдә Казан шәһәре, Петербург ур., 28 адресы буенча консультация алырга яки төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International