Казанда «Чүп-чарсыз Россия» мобиль эко-кушымтасы эшли башлады

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Казанда күптән түгел «Чүп-чарсыз Россия» эко-кушымтасы эшли башлады: проект, икенчел тормыш бирү өчен, чүп-чарны җыю һәм сортларга аеру максатларында булдырылды. Проектның максаты: Казанда һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында экологик аң формалаштырырга мөмкинлек бирә торган уңайлы кросс-платформа сервисын булдыру һәм халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыю процессына җәлеп итү.
 
Базарда булган шуңа охшашлылардан төп аерма булып баллар системасын кертү, партнерлар белән эшләү, сораулар белән белем бирү блогы, шулай ук икенчел чимал кабул итү пунктына кадәр юлның җентекле тасвирламасы тора. 
 
Икенчел чималны тапшыру түбәндәгечә эшләнә: кулланучы картада күрсәтелгән икенчел чимал кабул итү пунктларының берсендә 1 килограмм тотылган кәгазь тапшыра, аннары кулланучы кодын сканерлый, шуннан соң экоактивистка 1 килограмм тотылган кәгазь өчен 10 «сорторубль» күләмендә акчалата түләү исәпләнә. «Сорторубль»не сарыф итү өчен, кулланучыга белем бирү блогындагы сорауларга җавап бирергә кирәк, бер дөрес җавап өчен система 10 «сорторубль»не ачарга мөмкинлек бирә. Кулланучы тупланган балларын партнерларның үз продуктларына һәм хезмәтләренә сарыф итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International