Контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә куела торган мәҗбүри таләпләрнең җыелма исемлеге урнаштырылды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә куела торган мәҗбүри таләпләрнең актуальләштерелгән җыелма исемлеге урнаштырылды

Әлеге исемлектә эшкуарлар теге яки бу контроль (күзәтчелек) төре кысаларында аларга карата нинди таләпләр куелуы һәм мондый таләпләр нинди хокукый актлар белән билгеләнге, тикшерү үткәргәндә нинди документлар каралуы, шулай ук теге яки бу мәҗбүри таләпләрне бозган өчен нинди санкцияләр билгеләнүе турында мәгълүмат белән таныша алалар.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан тиешле исемлекне алып бару һәм актуальләштерү буенча эш оештырылды. Әлеге чара турыдан-туры эшкуарлардан артык документлар соратып алуларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән һәм тикшерүләр үткәрү процессын ачык итә.

Актуальләштерелгән җыелма исемлек белән  сылтма буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International