Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,5 млрд сум юнәлдереләчәк

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 6,5 млрд сум каралган.

Финанслауның зур өлеше – 6,2 млрд сум – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк: балалар тәрбияләүче аерым категория гаиләләргә ай саен һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.

«Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башланды. «Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесен модернизацияләү буенча эш тәмамланып килә, аның ярдәмендә гражданнарга беренчел тестны узарга, эш бирүчеләрдәге кирәкле һөнәрләр буенча яңадан укырга мөмкинлек бирә торган заманча киңлек булдырылачак.

Төп максаты  актив озын гомерле яшәүгә ярдәм итү булган «Өлкән буын» төбәк проекты буенча республикада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы тәрбияләү буенча, шул исәптән «Өлкән яшьтәге кешене кабул итү гаиләсе» проекты һәм 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган затларга медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проекты кысаларында чаралар дәвам итә,

«Спорт – тормыш нормасы» төбәк проекты кысаларында агымдагы елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын әзерләү һәм үтәү өчен мәйданчыклар Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында җиһазландырылачак, республиканың 18 спорт учреждениесендә яңа спорт җиһазлары, инвентарь һәм экипировка сатып алыначак.

Шулай ук 2022 елда Алексеевск районында ясалма бозлы шугалак төзелеше тәмамланачак.

Планлаштырылган барлык чараларны гамәлгә ашыру 2022 ел нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләргә мөмкинлек бирәчәк:

  • эшкә яраклы яшьтән югары булган 39 % кешегә профилактик тикшерүләр үткәрергә;
  • 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 99,7 % ка кадәр арттырырга;
  • 68 % тан артык гражданны спорт корылмалары белән тәэмин итәргә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International