ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2022 ел
сишәмбе

2021 елда төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертә башлаган 12 пилот төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы да эшне уңышлы төгәлләде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республика эшкуарларына бизнес өчен хезмәт күрсәтүләрнең үтемлелеген һәм ихтыяҗын бәяләргә тәкъдим итә


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2023 елга тикшерүләр үткәрү планнарын формалаштыру турында фикер алыштылар. Чара Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм видеоконференцэлемтә режимында Россия Икътисади үсеш министрлыгының лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үз-үзен көйләү департаменты директоры Александр Вдовин рәислегендә узды.

Катнашучылар инвестпроектларга ярдәм итүнең яңа системасы һәм аның эшлекле климатка йогынтысы турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 31 августындагы 306 номерлы боерыгы белән расланган 2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Чаралар планына («юл картасы»на) үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.

Хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен 4100 дән артык гариза республика эшмәкәрләреннән РФ КУЭның Цифрлы платформасы аша килгән. Бу бизнес өчен үз хезмәтләрен федераль цифрлы платформага керткән илнең 15 төбәгеннән иң күп гаризалар күләме. Бүген Татарстан эшкуарларына электрон рәвештә 38 хезмәт күрсәтелә, цифрлаштыру эше дәвам итә.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында «Цифрлаштыру-ЦТ» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, ул 19 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 


12
август, 2022 ел
җомга

Күрсәтелгән таләпләрне һәм формаларны унификацияләү эшкуарларның 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу мөмкинлеген киңәйтә 


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

16 августта эшкуарлар өчен тышкы икътисади эшчәнлеккә ярдәм чараларына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Экспертлар экспорт эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән инструментлар һәм программалар турында сөйләячәкләр, төбәк экспортерлары кейсларын тикшерәчәкләр һәм җаваплы структуралар вәкилләренә актуаль тәкъдимнәр исемлеген формалаштырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International