Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге ВКонтакте социаль челтәрендә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне таныту өчен реклама бюджетын 2 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк хезмәт күрсәтә.
Татарстан Республикасы кече, урта бизнес субъектларына һәм үзмәшгульләргә бюджетны икеләтә арттыру өчен купон биреләчәк. Моның өчен РФ.КУЭ платформасында гариза бирергә кирәк.
Купоннан элек реклама җибәрелмәгән яңа гына төзелгән ВК реклама кабинетыннан яисә рекламаны таныту хезмәтләренә 6 һәм аннан да күбрәк ай мөрәҗәгать итмәгән гамәлдәге кабинеттан кулланучылар файдалана ала.
Ничек гариза бирергә:
1. РФ.КУЭ га керергә/теркәлергә
2. «ВКонтакте» социаль челтәренең реклама кабинетында беренче түләүне ике тапкыр арттыру өчен бушлай купон бирү» хезмәтен сайларга
3. Алга таба гариза тутырырга һәм җибәрергә.
Гариза тутыру белән бәйле сораулар туганда «Минем бизнес» үзәге белгечләренә «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)524-90-90.
Рекламаны ике тапкыр арттыруга гариза җибәргәннән соң, Үзәк белгечләре кулланучы белән элемтәгә кереп, купонны кайда алырга һәм, акчаны хисапка күчерү өчен, аны ничек дөрес итеп активлаштырырга кирәклеге турында җентекле консультация бирәчәкләр.
Промокодны 3 көн эчендә активлаштырырга кирәк, шуннан соң мөрәҗәгать итүченең купон номиналына тиң бюджетны тулыландыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
«Минем бизнес» үзәгендә бюджетны икеләтә арттырудан тыш, Вконтактеда нәтиҗәле максатчан аудитория эзләүгә юнәлдерелгән (таргетированная) рекламаны көйләргә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Россиядә SMM буенча әйдәп баручы белгеч Дамир Хәлилов Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгеннән «Интернетта яңача бизнес» курсларында бушлай сөйли.
Курс программасы һәм теркәлү сылтама буенча.
Бюджетны ике тапкыр арттыруга яки SMM буенча укуга гариза биргәндә сораулар туа икән, «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90 номерына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә яисә ВКонтакте һәм Одноклассникирәсми берләшмәләре белгечләренә язарга мөмкин.
Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: