Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2012 елның гыйнвар-март айларында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын әзерләде

2012 елның 28 апреле, шимбә

Рейтингта беренче өчлекне Әлмәт (1 урын), Түбән Кама ( 2 урын) районнары һәм Казан шәһәре (3 урын) алды.

Узган ел Татарстанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләрнең җан башына туры килгән күләме 38,8 мең сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечнең иң зурысы Түбән Кама районында күзәтелә (229,9 мең сум). Шулай ук Мамадыш (109,6 мең сум) һәм Тукай (70,9 мең сум) районнары аерылып тора.

Республикада өстәмә кыйммәтнең җан башына туры килгән күләме 123,6 мең сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткечнең иң зурысы Әлмәт муниципаль районында – 559,8 мең сум. Икенче күрсәткеч – Яңа Чишмә районында (420,6 мең сум), өченчесе –Чирмешән районында (343,1 мең сум).

Агымдагы елның гыйнвар-март айларында Татарстан территориясендә җан башына 106,8 мең сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар – Әлмәт (519,9 мең сум), Түбән Кама (366,9 мең сум) һәм Яңа Чишмә (200,1 мең сум) районнары.

2012 елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча, җиде муниципаль районда (Актаныш, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Теләче һәм Ютазы) зыянга эшләүче предприятиеләр күзәтелмәгән, зыянга эшләүчеләре керем алучы категориягә күчкән.
Гыйнвар-февраль айларында эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы күләме 19690 сум булган. Иң югары күрсәткеч – 23937 сум Түбән Кама, 23458 сум Әлмәт районнарында һәм 21921 сум Казан шәһәрендә теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International