Бүген “Яңа Тура” технополисы инвестиция проектын гамәлгә ашыру хакындагы шартнамәгә кул куелды Шартнамәне Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм технополисның идарә компаниясенең вәкаләтле вәкиле Александр Халдей “Яңа Тура” Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында имзаладылар.
Шартнамә төзелгәннән соң“Яңа Тура” технополисына нигез ташы салынуга багышланган тантана булып узды. Проектны гамәлгә ашыру өчен Казаннан ерак түгел генә – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә 250 гектарга якын мәйдан сайланган. “Яңа Тура” проектының идеясе әлеге мәйданда заман таләпләренә җавап биргән сәүдә комплексын төзүдән гыйбарәт. Хәзер Казанда эшләүче базарларның күбесен бирегә туплау ниятләнә. Инвесторлар технополисның беренче чираты төзелешен инде быел ук тәмамларга ниятли. Беренче чиратка кергән объектлар төзелеше 150 мең кв метрга якын мәйданда алып барылачак. Биредә потенциаль арендаторларга һәм резидентларга производство, склад, сәүдә биналарын, тулы хезмәтләр җыелмасын һәм профессиональ идарә тәкъдим итүче сәүдә-сервис технополисы калкачак.
“Мондый дәрәҗәдәге объектлар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк. Бу глобаль проект. Ул күп сандагы эш урыннары булдырылган нигез предприятие булачак. Иң мөһиме, биредә бизнес һәм мәгариф кооперациясенә нигез салына. Инде сентябрь аенда без беренче җибәрү комплексын кулланучыларга тәкъдим итәргә тиеш”, - дип белдерде ТР Президенты үзенең чыгышында.