Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Казанда узган АТИХ форумы чараларына нәтиҗәләр ясадылар

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

20 майдан 5 июньгә кадәр Казанда узган “Азия-Тын океаны икътисади хезмәттәшлеге” (АТИХ) форумы чараларының нәтиҗәләре турында журналистларга Премьер-министр урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сөйләделәр.

Казанда барлыгы 37 төрле утырыш, семинар, киңәшмә, эш төркемнәренең һәм комитетларының утырышлары үтте. Форум кысаларында Казан 3,5 меңнән артык кунак кабул итте.

Айрат Шәмсиев әйтүенчә, форумның Казан кластеры катнашучылар саны буенча да һәм чараларның масштабы буенча да иң зурларының берсе булды.

Марат Кәбиров сүзләренә караганда, Татарстанны АТИХ форумы чараларын уздыру өчен сайлау югары ышанычны һәм икътисад үсешендә безнең республиканың уңышларын тануны күрсәтә.

Айрат Шәмсиев билгеләп үткәнчә, АТИХ форумы чараларын Казанда үткәрү Татарстан өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле булды.

“Беренчедән, без бәя биреп бетергесез тәҗрибә тупладык. 2013 елда Универсиада үткәргәндә без аны кулланырбыз. Республика тагын бер тапкыр шушындый эре халыкара чаралар үткәрә алуын исбатлады.

Икенчедән, АТИХ форумы Казанны тагын дөньяда танытырга мөмкинлек бирде. АТИХ эшчәнлеге кысаларында дөньяга килгән документларда “Казан декларациясенә” сылтама да булачак.

Өченчедән, Казанга килгән кунакларга, потенпотенциаль инветорларга Татарстанның икътисади һәм башка мөмкинлекләрен күрсәтеп булды. Теннис академиясендә төрле сәнәгать һәм социаль-икътисади үсеше юнәлешләрен чагылдырган күргәзмә-презентация оештырылган иде”, - дип хәбәр итте икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International