Мидхәт Шаһиәхмәтов: «АТИХ форумы кысаларында Казанда чаралар уздыру безгә республиканың потенциалын инвесторларга күрсәтү мөмкинлеге бирә»

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында уздырылган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистларга Казанда уздырыла торган форум чаралары турында сөйләде.

Билгеле булганча, Россия 2012 елда “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” форумының председетеле булып санала. Шул исәптән форумның төп чаралары быел Россиядә уза. Алар 2011 нче елның декабрь аенда башланып 2012 нче елның октябрендә тәмамланачак.

Иң төп чара – АТИХ ка кергән 21 илнең башлыклары катнашындагы киңәшмә сентярь аенда Владивостокта узачак.

Чараларның күбесе һәм иң эреләре 20 майдан 5 июньгә кадәр Казанда уздырыла. Җыеп кына тәйткәндә, форумда барлыгы 37 чара каралган. Форум көннәрендә Татарстан башкаласына 3,5 мең кунак киләчәк дип көтелә.

Казанга килгән чит ил кунакларын Татарстанның КамАЗ, "Алабуга" МИЗ, "Майский" совхозы һ.б. эре предприятиеләре белән таныштырачаклар. "Төп игътибар авыл хуҗалыгы, азык-төлек куркынычсызлыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәр­тү мәсьәләләренә биреләчәк, – диде министр. – Инновацион үсеш, интеллектуаль милек һәм энергонәтиҗәлелек мәсьәләләре дә читтә калмаячак". АТИХ илләре инвесторларын Татарстанның икътисадый потенциалы белән якыннанрак таныштыру өчен форум уза торган Теннис академиясе бинасында республиканың инвестицион проектлары күргәзмәсе оештырылган.

Министр форумның Татарстанга файдасы мәсьәләсендә мондый фикердә: беренчедән, Татарстанны шуның кадәр күп чит илгә, әллә кайларга барып тормастан, берьюлы үзебездә килеш таныту, икенчедән, очрашулар нәтиҗәсендә бизнесменнар, предприятиеләр белән килешүләр төзерлек этәргеч һәм мөмкинлек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International