Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джаухари Оратмангун белән очрашты

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

Очрашу Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында үтте. Татарстан Джаухари Оратмагунның илче вазифасында сәфәр кылган Россиянең беренче төбәге булды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов кунакка республиканың казанышлары, якын киләчәккә төп үсеш планнары, инвесторлар өчен уңай инвестиция климаты тудыру буенча нинди эш алып барылганы турында сөйләде. “Без инвестициялщр өчен ачык, инвесторлар өчен барлык уңай шартлар тудырабыз. Бүгенгесе көндә республика икътисады һәм инфраструктурасы моның өчен мөмкинлекләр бирә,” – дип ассызыклады министр.

Джаухари Оратмангун, үз чиратында, Татарстанның икътисады белән массакүләм мәгълүмәт чараларыннан танышкан. Ул республика сәнәгатенә, фәнни потенциалына югары бәя бирде.

Джаухари Оратмангун сүзләренә караганда, Индонезия җитәкчелеге Россия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли. Шул уңайдан, аның фикере буенча, Казан Индонезия өчен Россияга “керү капкасы” буларак хезмәт күрсәтә алыр иде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) илләре лидерлары саммиты кысаларында быел май аенда Казанда чаралар узачагын хәбәр итеп, аларда Индонезия делегациясен Казанга чакырды. Шунда Индонезия вәкилләре Татарстан мөмкинлекләре белән тулырак таныша алырлар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International