Икътисад министрлыгында Татарстан һәм Польша арасында икътисади мөнәсәбәтләрне киңәйтү буенча сөйләштеләр

2012 елның 16 мае, чәршәмбе

15 май көнне Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясендә Польша Республикасы илчелегенең тулы вәкәләтле министр-киңәшчесе Марек Очепка белән очрашты.

Марек Очепканың Казанга килүенең төп максаты - республикалар арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү. Мәгълүматлар буенча, Польша - Татарстанның төп сәүдә партнерлары арасында берсе, һәм 2011 ел нәтиҗәләре буенча, илләр арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 4 миллиардтан артык АКШ долларын тәшкил иткән (2010 ел күрсәткечләреннән чагыштырмача 32,8 процентка үскән), шулардан безнең республикага импорт – 34,2 миллион АКШ доллары.

Польша ягы сәүдә әйләнешендә үз өлешен арттыру яклы. Илчелекнең тулы вәкәләтле министр-киңәшчесе Польша предприятиеләре Татарстан базарында сорала торган яңа товарлар, аерым алганда, азык-төлек продукциясен, медикаментлар, җиңел сәнәгать продукциясен, автокомпонентлар, җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасын һәм бик күп башканы тәкъдим итәргә әзер булуын билгеләде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов та хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын билгеләде. Ул хәзер җитештерүнең эффектлылыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелүен хәбәр итте, һәм шуңа бәйле рәвештә предприятиеләрдә заманча югары җитештерүчән җиһазлар сорала.
Моннан тыш, ул турыдан-туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә кызыксынуын белдерде, һәм Татарстан территориясендә Польша предприятиеләрен урнаштыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Министр хәбәр итүенчә, республикада чит ил инвестицияләре дәүләт белән саклана: 1994 елдан чит ил инвестицияләре турында республика законы эшләп килә. Моннан тыш, алдынгы дөнья рейтингы агентлыклары Татарстанны Россия регионнары бизнесын алып бару өчен иң кызыклы булуын таныйлар.

“Без барлык юнәлешләрдә дә эшләргә, предприятиеләрне урнаштыру өчен мәйданнар бирергә әзер. Әгәр дә Польша компанияләре инвестицион проектларны тормышка ашыру турында карар кабул итсәләр, проект республиканың дәүләт органнары, инфраструктура оешмалары тарафыннан ахыргача үтәләчәк. Без һәрбер потенциаль инвестор белән очрашырга, аңа туган мәсьәләләр буенча чишү юлларын табарга ярдәм итәргә әзер”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Икътисад министры илчелекнең тулы вәкәләтле министрына хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләрне детальләп өйрәнү максатыннан Польша һәм Татарстан җитештерүчеләре арасында очрашулар оештыруны тәкъдим итте. Марек Очепка Мидхәт Шаһиәхмәтов инициативасын яклады.

“Татар-информ” тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International