Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының 2013-2015 нче елларга социаль-икътисади үсеш пронозын формалаштыру процессы башланды

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 7 май, б-714 нче боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының 2013-2015 нче елларга социаль-икътисади үсеш пронозын эшләү графигы расланды. Республиканың министрлыклары һәм ведомтсволары прогнозларны әзерләүгә керештеләр.

Россия Федерациясе Хөкүмәте федерация субъектларына бюджет формалаштырганда ил икътиcадының уртача оптимистик 2b үсеш вариантын кулланырга тәкъдим итте. Бу вариант инвестицион климатны яхшыртуга, бизнесның нәтиҗәлеген һәм конкурентлык сәләтен күтәрүгә, икътисади үсешне һәм модернизацияне стимуллаштыруга юнәлтелгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру шартларында икътисад үсешен чагылдыра.

2b варианты буенча 2013 нче елда «Urals» сортлы нефть 97 доллар, ә 2015 нче елда 104 доллар булыр дип фаразлана. Америка долларының уртача еллык курсы 2015 нче елга 31,5 сум тәшкил итер дип көтелә. Инфляция исә киләсе елда 105,5 проценттан, 2014 нче һәм 2015 нче елларда 105 проценттан артмаска тиеш. Тулырак мәгълүмәт белән РФ Икътисади үсеш министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International