РФ Икътисади үсеш министрлыгы 2012 елда федераль бюджеттан субсидия алу хокукын яулаган социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар исемлеген игълан итте.
Конкурска илнең 76 төбәгендәге 702 коммерцияле булмаган оешмадан заявкалар алынган булган. Аларны конкурс комиссиясе ике этапта караган. Татарстан оешмалары конкурска 27 заявка тәкъдим итеп, шуның 23 е икенче этапка узган.
Конкурс җиңүчеләре исемлегендә барлыгы 48 оешма исәпләнә. Аларга каралган дәүләт ярдәменең гомуми күләме 162 млн сум. Быел федераль казнадан субсидияләр алу хокукын яулаучылар арасында Татарстанның ике оешмасы бар. Алар - Татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте белән “ТР Психологлар ассоциациясе”. Әлеге оешмаларга тәкъдим ителә торган субсидияләрнең гомуми күләме 7 млн сумнан артыграк.
«Татар-информ»