2023 ел башыннан Татарстанда үзмәшгульләр саны 30,5 мең кешегә арткан. Үсеш республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә күзәтелә. Моңа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары ярдәм итә.
Экспортка ярдәм итү үзәге, ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә, яңа гына эшли башлаган һәм эшләп килүче экспортерлар өчен бушлай «Иран: экспорт мөмкинлекләре» онлайн-вебинар үткәрәчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты Татарстан компанияләренең экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә. Илкүләм проект кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге 2023 елда халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хәзер берьюлы 3 төрле юнәлештәге чарага гаризалар кабул ителә.
Иртәгә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшкуарлар өчен «Үзбәкстанда Россиянең Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк.
22 июльдә «Иннополис» шәһәре технопаркында Президент академиясенең Җәйге кампусын ябу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент академиясе ректоры, «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров, шулай ук Президент академиясенең, Татарстан югары уку йортларының һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларының 206 студенты, партнер илләрдән укучылар, шул исәптән Кыргызстан, Беларусь, Таҗикстан, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Нигерия вәкилләре катнашты. Кампус спикерларының берсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды.
ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Татарстан эшкуарлары продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.
Бу Казанда даими рәвештә бушлай бизнес-лекцияләр форматында узачак, бөтен Россиядән югары квалификацияле белгечләр - эшкуарлык өлкәсендә экспертлар килә торган беренче шундый чара.
Татарстанның «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән бизнеска, үзмәшгуль һәм физик затларга 11 меңнән артык бушлай хезмәт күрсәткән. Барлык хезмәтләр дә цифрлы рәвештә алынган.
Роспатент РЭҮ белән партнерлыкта 2022 ел нәтиҗәләре буенча икътисадый нәтиҗә алган иң уңышлы уйлап табуларны ачыклау буенча «Уңышлы патент» конкурсын игълан итә.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сервисларын сынау лабораториясе ачылачак илнең 5 сынау төбәгенең берсе булачак.