Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү оешмалары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында ВКС режимында эшче төркем утырышы узды.
Бүген Чаллы шәһәрендә Сәүдә-сәнәгать палатасы берлегендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Кече һәм урта бизнес вәкилләренең һәм үзмәшгуль гражданнарның эре заказчылар сатып алуларындада катнашуы» темасына бизнес-семинар узды.
Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе (ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы оешма) ярдәме белән сәнәгать паркы резиденты Татарстанда лифт җиһазлары җитештерүне башлап җибәрәчәк.
Татарстанда профилактик визитлар саны арта. 2023 ел башыннан контроль органнары тарафыннан 677 шундый чара үткәрелгән. Профилактик визит контроль (күзәтчелек) эшчәнлек системасында зыян китерү (зыян салу) куркынычын киметүнең төп коралына әверелә. Бүгенге көндә аларның саны тикшерүләр саныннан 2 тапкыр артык.
10-20 август көннәрендә Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләргә бизнес» белем бирү программасының икенче агымы старт ала. Программаның нәтиҗәсе яшь бизнесменнар өчен 500 мең сумга кадәр грант ярдәме алу мөмкинлеге булачак.
2023 елның 4 августында КУЭ корпорациясе вәкилләре Татарстан Республикасы эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән ачык диалог форматында эшлекле очрашу үткәрәчәк. Очрашу бизнесның бүгенге шартларда очраткан актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү оешмалары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында ВКС режимында эшче төркем утырышы узды.
Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан эшкуарлары өчен «Экспорт мәктәбе» Россия экспорт үзәге программасы кысаларында бушлай семинарлар сериясен дәвам итә.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Яндекста нәтиҗәле реклама кампаниясен көйләү буенча онлайн-белем бирү программасын башлап җибәрә. Курста катнашучылар эшне тиз арада башлап җибәрү өчен «Яндекс. Директ»та реклама кабинетын тулыландыру өчен 7 мең сумлык бушлай промокод алачак.
1 августта Чаллыда республиканың эре федераль компанияләренең сатуларында катнашырга теләүче эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен гомуми семинар узачак.