ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 02 июленнән 11 июленә кадәр Липецк шәһәрендә Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәкара сайлап алу этабының финалы узды, анда Россия Федерациясенең 27 төбәге студентлары катнашкан. Компетенциядә Татарстан студенты Екатерина Човнова җиңү яулаган.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Инновацияләргә ярдәм фонды Студентлар стартап конкурсының 3 дулкынына нәтиҗә ясады. Татарстаннан 242 проект грантлар иясе булган. 

«ТР Киңлекне планлаштыру институты» ДБУда Кама агломерациясенең мастер-планын эшләү турында фикер алышуга багышланган эшлекле очрашу узды, аның өстендә эш 2024 елда башланачак. 


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге шул ук исемдәге премия бүләкләре саны буенча лидерлар рәтенә керде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2023 елның 24 июленнән башлап «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалану тәртибен раслау турында» 06.06.2022 ел, № 522 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрәчәк.

12 июльдә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән «Яшьләргә бизнес» белем бирү программасы буенча укулар тәмамланды. Программаны ябу тантанасында катнашучыларның иң яхшы бизнес-проектларын тәкъдир итү һәм хөрмәтле кунаклар катнашында укулар узу турында сертификатлар тапшыру булды. 


14
июль, 2023 ел
җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итә башлады. 2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Беренче яртыеллык эшкуарларга Республика маркетинг үзәге ресурсларыннан 80 млрд сумга якын табыш китергән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры җитәкчелегендә эш визиты белән Чистайга килде. Сәяхәт кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов индустриаль парк мәйданчыгында эшләүче предприятиеләрне карап чыкты.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

РФ Федераль салым хезмәте идарәсе бизнеска хисап чорыннан соң килгән айның 25 көненнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиешле иминият кертемнәре буенча хисаплылык тапшыру кагыйдәләре турында искәртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International