2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Браверман «КАИ-Лазер» Сәнәгый лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәгендә һәм Цифрлы технологияләр үзәгендә булдылар.
«КАИ-Лазер»да кунакларны А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты (КМТТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов каршылады. Ул кыскача гына үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Төп бурычлар арасында – республика машина төзелеше тармагын яңадан технологик коралландыру, кече һәм урта бизнес өчен яңа технологияләр эшләү, һәм шулай ук КУЭка караган яңа предприятиеләр ачу.
Шуннан соң делегация күршедәге Цифрлы технологияләр үзәге эше белән танышты. Предприятиедә эшләнмәләрне прототиплаштыралар һәм коялар, кою технологияләрен эшләү һәи инжинирингны үткәрү белән шөгыльләнәләр. Үзәкнең генераль директоры Кирилл Колганов хәбәр иткәнчә, аларның төп клиентлары – автомобиль төзелеше, двигатель төзелеше, самолет төзелеше тармакларында эшләүче кече һәм урта предприятиеләр. Бүгенге көндә 10нан артык КУЭ субъектына хезмәт күрсәтелә, 20гә якын проект эшләү-эшкәртү стадиясендә тора.