Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яр Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен төзү турында» 2016 елның 28 гыйнварындаге 44нче карарын имзалады.
Карар белән «Яр Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе ( алга таба – АСИҮТ) резидентларының инвестицияле проектлары өчен түбәндәге таләпләр билгеләнде:
АСИҮТ ун ел өчен төзелә.
АСИҮТ резидентлары өчен табышка киметелгән салым ставкасы каралган, шул исәптән:
Моннан тыш, АСИҮТ резидентлары оешма милкенә салымнан һәм җир салымыннан азат ителәләр, шулай ук алар өчен иминият кертемнәренең киметелгән тарифлары каралган. АСИҮТ резидентлары өчен дәүләт бюджеттан тыш фондларга күчерелә торган иминият кертемнәренең ташламалы тарифларының асылы шунда: гадәти тәртиптә башкарыла торган хезмәткә түләү фондыннан 30% урынына резидент 7,6% түли (ташлама АСИҮТ резиденты статусы алганнан соң, 10 ел дәвамында үз көченә ия һәм АСИҮТ төзелгәннән соң, 3 елдан да соңга калмый резидент статусы алганнарга карата кулланыла).