«Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО каршындагы Татарстан Республикасы ИТ-кластерында катнашучы «СПРУТ-Технология» ҖЧҖ 2016 елның 3-4 феврале көннәрендә Мәскәүдә «Җитештерүне технологик әзерләүне һәм планлаштыруны автоматлаштыруның нәтиҗәле методлары» дип аталган чираттагы 13нче конференциясен үткәрәчәк.
Конференция. Н.Э. Бауман ис. МДТУның Төп корпусында (Мәскәү ш., 2-я Бауманская ур., 5) http://www.sprut.ru/company/press/seminar/13-seminar/ адресы буенча урнаштырылган программага ярашлы рәвештә уздырылачак.
Катнашу өчен гаризаларны теркәү 1 февральгә кадәр konf@sprut.ru, электрон почтасы һәм (495) 181-00-13 өст. 5, 8-800-775-84-22 телефон номерлары буенча (РФ буенча бушлай), һәм шулай ук югарыда күрсәтелгән сайтта электрон гариза ярдәмендә башкарыла.