Бөтендөнья банкының «Бизнесны алып бару» тикшеренүләре нәтиҗәләренә караганда, «Милекне теркәү» индикаторы буенча Россия дөньяда иң алдынгы урыннарны били. Әйтик, Росреестр 2011 елда рейтингта биләгән 51нче позициясеннән 2015 ел рейтингында - 12нче позициягә һәм 2016 елныкында 8нче позициягә күтәрелгән.
Россиядә күчемсез милеккә хокукка дәүләт теркәве уздыру системасын үстерү кысаларында, хокукка теркәү үткәрү һәм кадастр исәбе буенча хезмәт күрсәтү белән идарә итүнең тагын да нәтиҗәлерәк мәгълүмат системасын гамәлгә кертү хисабына, хокукка теркәү уздыру процедурасы гадиләштерелде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Росреестр хезмәт күрсәтүләре – республикада иң популярларның берсе, әлеге хезмәт күрсәтү төрен хәзер «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) ДБУ филиалларында алырга мөмкин. 2015 ел йомгаклары буенча федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан КФҮ аша күрсәтелгән 1,8 млн нан артык хезмәтләр арасында төп өлеш – 80%ны Росреестр һәм Кадастр палатасы хезмәтләре били.
КФҮ эше турында тулырак мәгълүмат (шул исәптән белешмә мәгълүмат, эш вакыты, һәм шулай ук хезмәт күрсәтү төрләре турында) https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтына урнаштырылган.