«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр турында

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе


Россия Федерациясе Дәүләт Думасында 2016 елның 27 гыйнварында икенче укылышта «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74нче маддәсе 1нче өлеше 2нче пунктына үзгәрешләр кертелде.

Кабул ителгән закон белән  Россия Федерациясенең иң югары вазыйфаи заты тарафыннан муниципаль берәмлек башлыгын яисә җирле үзидарә башлыгын (башкарма комитет җитәкчесен) вазыйфасыннан азат итүгә китерә торган очраклар киңәйтелә, атап әйткәндә, федераль бюджеттан яисә Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан  килгән  субвенцияләрне максатчан тотмау очракларыннан тыш, максатчан билгеләнештәге башка бюджетара трансфертларны, бюджет кредитларын максатчан кулланмау очраклары, бюджетара трансфертлар һәм бюджет кредитларын бирү шартларын бозулар өстәлә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International