2016 елның 8 июлендә Россия экспорт үзәге офисында РЭҮ Белем бирү проектында катнашучы операторлар вәкилләре өчен икенче белем бирү сессиясе тәмамланды. Анда Россиянең 12 төбәгеннән катнаштылар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге ел саен үткәрелә торган «Проектлы Олимп» дип аталган конкурс уздыра. Ул дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итүгә багышланган.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясенең белем бирү проектларын гамәлгә ашыруны тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырды.
Кама КҮҮ Идел буе федераль округында Siemens, Siemens PLM һәм Kuka компанияләре вәкилләре белән машина төзелеше форумы кысаларында уртак чаралар үткәрү мөмкинлеге сорауларына багышланган очрашу уздырды.
«Кече һәм урта эшкуарлыкның Кама кластерлы үсеше үзәге» АКБО (Кама КҮҮ) каршында төзелгән машина төзелеше кластерында катнашучы предприятиеләр 2016 елның 11-14 июле көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә уздырылачак «Иннопром-2016» 7нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачаклар.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны 2016 елның 26-28 октябре көннәрендә Астана шәһәрендә үткәреләчәк KazAgro/KazFarm 2016 Халыкара авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате күргәзмәсенә (Казахстан Республикасы) чакыра.
Контракт мөнәсәбәтләре форумы, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы белән бергә, «Сатып алулар сферасында контракт системасы турындагы закон нигезләмәләрен исәпкә алып, сатып алуларга һәм бюджет инвестицияләренә чыгымнар, бюджет һәм автоном учреждениеләргә һәм башка юридик затларга субсидияләр бирү буенча 2017 елга һәм 2018-2019 еллардагы план чорына бюджетны формалаштыруның төп юнәлешләре. Сатып алуларга чыгымнарны планлаштыру һәм нормага салу» темасына вебинар үткәрәчәк.
Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Наркотиклар куллануны туктаткан затларны хезмәт белән социальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларның субсидияләргә гаризаларын карау комиссиясе утырышы узды.
7 июль көнне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты» (КМТТУ-КАИ) ЮББ ФДБББУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» (КДЭУ) ЮББ ФДБББУ һәм «Казан милли тикшеренү технология университеты» ЮББ ФДБББУ (КМТТУ-КХТИ) вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Проект офисының Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлегенә иҗтимагый контроль механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру турында Көндәшлекне үстерү стандарты таләпләрен гамәлгә ашыру сораулары буенча чираттагы утырышы уздырылды.