Контракт мөнәсәбәтләре форумы Россия Финанслар министрлыгы белән бергә вебинар үткәрәчәк

2016 елның 8 июле, җомга

Контракт мөнәсәбәтләре форумы, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы белән бергә, «Сатып алулар сферасында контракт системасы турындагы закон нигезләмәләрен исәпкә алып, сатып алуларга һәм бюджет инвестицияләренә чыгымнар, бюджет һәм автоном учреждениеләргә һәм башка юридик затларга субсидияләр бирү буенча 2017 елга һәм 2018-2019 еллардагы план чорына бюджетны формалаштыруның төп юнәлешләре. Сатып алуларга чыгымнарны планлаштыру һәм нормага салу» темасына вебинар үткәрәчәк.

Трансляция «Контракт мөнәсәбәтләре форумы» иҗтимагый оешмасының түбәндәге адрес буенча Интернет челтәрендә урнашкан сайтында алып барылачак: www.fko.msk.ru.

Вебинарда Россия Финанслар министрлыгы Бюджет методологиясе департаменты директоры урынбасары, Россия Федерациясенең 3 класслы дәүләт киңәшчесе Татьяна Саакян чыгыш ясаячак.

Трансляцияне карауда катнашуга һәм техник таләпләр www.fko.msk.ru  сайтындагы «Видео» бүлегенә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International