Төбәк операторларының утыз вәкиле РЭҮ Белем бирү проекты тренерлары таныклыгы алды

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

2016 елның 8 июлендә  Россия экспорт үзәге офисында  РЭҮ Белем бирү проектында катнашучы операторлар вәкилләре өчен икенче белем бирү сессиясе тәмамланды. Анда Россиянең 12 төбәгеннән катнаштылар.

Сессия кысаларында катнашучылар олылар аудиториясен укыту нигезләре, КУЭ өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыру стандартлары һәм аларга куелган методик таләпләр белән таныштылар, һәм шулай ук «Экспорт эшчәнлегендә эшлекле коммуникация» һәм  «Экспорт эшчәнлеген хокукый тәэмин итү» белем бирү программалары курслары буенча укулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International