Кама КҮҮ Идел буе федераль округында Siemens, Siemens PLM һәм Kuka компанияләре вәкилләре белән машина төзелеше форумы кысаларында уртак чаралар үткәрү мөмкинлеге сорауларына багышланган очрашу уздырды.
Республикада ел саен Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры форумы үткәрелә, форумның инициаторы - Кама КҮҮ. Быел Яр Чаллыда әлеге чараны ел саен үткәрелә торган эшкуарлыкка ярдәм итү форумы кысаларында сентябрь башында үткәрү планлаштырыла.