Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны KazAgro/KazFarm 2016 Халыкара авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате күргәзмәсенә (Казахстан) чакыра

2016 елның 8 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны 2016 елның 26-28 октябре көннәрендә Астана шәһәрендә үткәреләчәк KazAgro/KazFarm 2016  Халыкара авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате күргәзмәсенә (Казахстан Республикасы) чакыра.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы арасында уңышлы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Үзәк)  эшкуарларга үз продукцияләрен Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция кысаларында тәкъдим итәргә чакыра.

Әлеге чараның мөһимлеген исәпкә алып, Сезне 2016 елның 22 июленә кадәр үз карарыгыз турында Үзәккә түбәндәге телефон номеры буена: (843) 524-76-70 яисә электрон почта адресы буенча: tatexport@yandex.ru  хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International