ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«ТЭМПО» Кама металлургия комбинатын ачу 1500гә кадәр кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантанада катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов һәм башкалар катнашты.

Пешкәкләр һәм пешкәк гильзалары, цилиндр боҗралары җитештерүче предприятие 2008 елда эшли башлаган. Ул чорда Казанда Федерал-Могул Корпорациясе (АКШ) һәм "КАМАЗ" ГАҖ арасында Чаллыда уртак предприятие ачу турында килешү имзаланган.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Хөкүмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә (КФҮ) башкарыла торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслый торган боерыкка үзгәрешләр кертү хакында  карар кабул иткән.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге эшкуарларны сәнәгать округлары һәм кече һәм урта бизнес сферасында хезмәттәшлек буенча Россия-Италия эшче төркеме утырышы кысаларында уздырыла торган халыкара бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  шуны исегезгә төшерә: «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасында (Программа 6,5%) катнашу өчен банкларны өстәмә рәвештә сайлап алу процедурасына керү буенча гаризалар  җыюны дәвам итә. Гаризалар бирүнең соңгы көне – 2016 елның 13 июле.

«Инновацияләргә ярдәм итү фонды» ФДУП  «Кооперация» программасы буенча гаризалар туплауны дәвам итә, эре бизнес һәм кече инновацияле предприятиеләр арасында партнерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Программа буенча грант ярдәме күләме - 20 млн сумга кадәр.

Хәзерге вакытта «Инновацияләргә ярдәм итү фонды» ФДУП (алга таба – Фонд) «Старт» программасы буенча гаризалар кабул итә.

Әлеге форум инде икенче тапкыр Россия өчен әһәмиятле вакыйга булачак. Быел ул яңадан Россиянең һәм БДБ илләренең  6100  иң актив һәм перспективалы эшкуарларын, әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләрен, хакимият һәм ММЧ вәкилләрен Россия бизнесы перспективалары турындагы диалогны дәвам итү өчен җыя.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 1 июлендәге  615нче карарына ярашлы рәвештә, Россиядә күп фатирлы биналарны капиталь төзекләндерү өлкәсендә эшләүче намуссыз подрядчылар реестры төзеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International