Артём Здунов Татарстанның әйдәп баручы вузлары ректорлары белән очрашуда «ИнноКам» концепциясенең белем бирү проектларын гамәлгә ашыруны тикшерде

2016 елның 9 июле, шимбә

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов  «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясенең белем бирү проектларын гамәлгә ашыруны тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, А.Н.Туполев ис. КМТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов,  КМТТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Л.Б.Васильев ис. Кама дәүләт автомеханика техникумы директоры  Фәрит Залакаев, В.Д.Поташов ис. Техник көллият директоры  Петр Кудряшов һ.б.лар катнашты

Исегезгә төшерик, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 июнендәге 1257-р номерлы күрсәтмәсе белән «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясе хупланды. Концепциянең максаты – инновацияле-җитештерү үзәген сәнәгать һәм югары технологияле  кластерларны үстерү хисабына төзү. Әлеге Концепция сәнәгать предприятиеләренең җитештерү куәтләрен үстерүне стимуллаштыру өчен инфраструктура чикләүләрен юкка чыгарырга һәм Кама агломерациясендә яшәүче халык өчен уңайлы мохит төзүне күз уңында тота. Концепция кысаларында инфраструктура проектларына, система барлыкка китерүче тармакларны модернизацияләүгә, мәгарифкә һәм квалификацияле кадрларга, тормыш сыйфатын күтәрүгә аеруча зур әһәмият бирелә.

Киңәшмә кысаларында Концепциянең бер юнәлеше - «Фән һәм  инновацияләр» юнәлешенә караган кайбер әһәмиятле сорауларны тикшерделәр. Алар арасында -  югары технологияләр секторы үсешенә булышырга тиешле сәнәгать ихтыяҗларын кадрлар белән тәэмин итү, технологияләрне фәннән сәнәгатькә нәтиҗәле итеп тапшыру һәм аларны коммерцияләштерү максатларында фәнне һәм югары белем бирүне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International