ТР Икътисад министрлыгы вәкиле Наркотиклар куллануны туктаткан затларны хезмәт белән социальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы оешмаларның субсидияләргә гаризаларын карау комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 8 июле, җомга

Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Наркотиклар куллануны туктаткан затларны хезмәт белән социальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларның субсидияләргә гаризаларын карау  комиссиясе утырышы узды. Әлеге конкурс ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764нче карары белән расланган «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының «2014 - 2020 елларда Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» подпрограммасы буенча каралган чараларны гамәлгә ашыру максатларында ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 7 июлендәге 455нче карарына ярашлы рәвештә  үткәрелә.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Профилактика һәм инициатива» иҗтимагый оешмасы җиңүче дип табылды, аңа 1,2 млн сум күләмендә субсидия биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International